✨ Укытучылар көне — безнең өчен иң кадерле бәйрәмнәрнең берсе! ✨
✨ Укытучылар көне — безнең өчен иң кадерле бәйрәмнәрнең берсе! ✨ 10 нче сыйныф укучылары, класс җитәкчеләре Рания Тамимдаровна белән, бүген үзләренең рәхмәтен аерым бер юл белән җиткерде: мәктәп коридорында зур, матур стенгазета күтәрелде! Анда — һәр укытучыбыз өчен аерым сүзләр, күңелле фоторәсемнәр һәм чын йөрәктән язылган теләкләр. Кадерле укытучыларыбыз, бәйрәмегез котлы булсын! Сезгә тыныч күңел, озын гомер һәм һәр көннең шатлык китерүен телибез! ❤️