Бүген Минзәлә мәдәният йортында укытучыларның август киңәшмәсе узды. Бу чарада "Сәләт-М...
Бүген Минзәлә мәдәният йортында укытучыларның август киңәшмәсе узды. Бу чарада "Сәләт-Минзәлә" клубы активистлары үзләренең күргәзмәсе белән катнашты. Балалар җитәкчеләрне клуб эшчәнлеге белән таныштырды. Соңыннан, гимназиядә эшләп килүче, сентябрь аенда чыгачак "Яшьлек" газетасы өчен, үзләрен кызыксындырган сораулар биреп, җитәкчеләр белән аралашты. Район башлыгы Айдар Фәсләх улы Сәлахов, мәгариф бүлеге җитәкчесе Ренат Мәхмүт улы Ибраһимов, депутат Азат Кыям улы Хамаев, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының фәнни - инновацион эшчәнлек буенча проректоры Шамсутдинова Лариса Петровна бик теләп, балаларның сорауларына җавап бирделәр, яңа уку елы белән котладылар, уңышлар теләделәр.