Перейти к содержимому
Максиметер

Иске Җөри урта мәктәбе укытучысы Илһамия Шәйдулла кызының 55 яшьлек юбилее!

Иске Җөри урта мәктәбе укытучысы Илһамия Шәйдулла кызының 55 яшьлек юбилее! - Барлык хезмәттәшләрегез исеменнән сезне ихлас күңелдән юбилеегыз белән тәбрик итәбез! Озак еллар мәктәптә армый-талмый хезмәт куясыз. Сез балалар күңеленә яхшылык орлыклары сибүче, акны карадан, яхшыны яманнан аерырга өйрәтүче. Сезнең тырышлык белән мәктәп тормышы бәйрәмнәргә бай. Балаларга багышланган хезмәтегез, сабырлыгыгыз һәм җылы мөнәсәбәтегез өчен без сезгә чиксез рәхмәтлебез. Тәҗрибәгез һәм һөнәри осталыгыгыз яшь буынга үрнәк булып тора, ә сыйныфыгызда үскән һәрбер бала өчен сез — якты юл күрсәтүче. Киләчәктә тагын да ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә иминлеге, иҗади илһам һәм профессиональ уңышлар юлдаш булсын. Һәр яңа көнегез сөенечле вакыйгаларга, җылы очрашуларга бай булсын. Ихтирам белән, Иске Җөри мәктәбе коллективы.

124 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

156 подписчиков · Школы и вузы

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Школы и вузы»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.