Новостной канал МБОУ-Старозюринская СОШ Тюлячинского МР РТ
Образование · 3 октября 2026 г.
4 октябрь- Хайваннарны саклау көне. Шул уңайдан бүген Олы Тиләҗе башлангыч мәктәбендә Т...
4 октябрь- Хайваннарны саклау көне. Шул уңайдан бүген Олы Тиләҗе башлангыч мәктәбендә Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты "Ашыт" дәүләт табигый тыюлыгы начальнигы Шәйхетдинов Ил ьшат Шамил улы, белгечләре Абдрахманова Гөлнара Ильяс кызы, Хурамшина Талия Тәлгат кызы катнашында экологик чара булып үтте. Гөлнара Ильяс кызы хайваннар дөньясының бай, ләкин аларның да саклауга, яклауга мохтаҗ булуы турында сөйләде. Талия Тәлгат кызы кәгазьгә сызылган геометрик фигураларны кисеп куян рәсеме ясатты.Ә Ильшат Шамил улы, hәр укучыга 3 D күзлекләр киертеп , балаларны төрле табигый зоналарга виртуаль сәяхәт ясатты. Күзлекләрне салгач алар , бер-берсен бүлә -бүлә, алган тәэсирләре белән уртаклаштылар. Укучылар бу чарадан бик канәгать калдылар .