Бүген Сәпәй авылында «Себер урамы» бәйрәме узды! — 5 сентября 2026 г. в 16:37:19.104
Бүген Сәпәй авылында «Себер урамы» бәйрәме узды! Авыл башлыгы Фәния Галимҗан кызы кунакларны сәламләде, ә тарихчы Солтанов Мирфаяз абый Себер урамының катлаулы һәм бай тарихы белән таныштырды. Бәйрәм күңелле уеннар, учакта пешкән тәмле плов, чын самавыр чәе әйләнәсендә җылы аралашуга әверелде. Аеруча шатлыклысы – еракта яшәүче якташларыбыз да кайткан иде. Читтә йөрсәң дә, йөрәк туган авылда, без бергә! #Сәпәй #СеберУрамы #ТарихиБәйрәм #ТатарАвылы

