Бүген Шимбә, Кызыл Сукачи авылында зиярат омәсе узды. — 5 сентября 2026 г. в 14:36:38.879
Бүген Шимбә, Кызыл Сукачи авылында зиярат омәсе узды. Авыл халкы авыл башлыгы белән берлектә, бердәм булып, зиратны чистарттылар. Каберләр тәртипкә китерелде, чүп-чар җыелды. Әлеге омә — мэрхумнэргэ хөрмәт кенә түгел, ә үзебезнең бердәмлекнең, татулыкның дәлиле. Һәркем үзенең кулын тидерде, күңелен бирде. Халкыбызда әйткән сүз бар: “Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел!” Кызыл Сукачилылар бу омә белән шул гади, ләкин тирән мәгънәле сүзнең дөреслеген тагын бер кат исбатладылар. Рәхмәт сезгә! #КызылСукачи #Омә #ИсәннәрнеңКадеренБел

