Бүген Актанышта автомобильче гаиләләр арасында «Буыннар старты» конкурсы узды. Бу бәйге... — 18 августа 2026 г. в 17:37:27.349
Бүген Актанышта автомобильче гаиләләр арасында «Буыннар старты» конкурсы узды. Бу бәйгедә мэктэбебезнен ике гаилэсе унышлы чыгыш ясады. Исламовлар (Исламова Зарина, 5а сыйныфы) hэм Мардановлар (Марданова Милена, 5б сыйныфы) Конкурста катнашучыларны Актаныш районы Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Ренат Шәмсиев, 103 нче янгын сагы хезмәте җитәкчесе Динар Садыйков, «Белая» автомәктәбе инструкторы Илнур Фәйрушин һәм Актаныш район үзәк хастаханәсе табибы Али Мирмахмедов сәламләде. Бәйгедә бер гаиләдән әти, әни, бала һәм әби яки бабай катнашты. Һәр гаилә әгъзасына аерым сынау әзерләнгән. Әти кеше махсус мәйданчыкта автомобиль йөртү осталыгын күрсәтте. Әни компьютердагы тестлар ярдәмендә юл йөрү кагыйдәләре буенча теоретик белемнәрен сынады. Бала велосипедта йөрү осталыгын күрсәтте һәм велосипедның төп өлешләрен белүен дәлиллэде. Әби яки бабай медицина буенча сорауларга җавап бирде. Бу гаилэлэрне котлыйбыз, юлларда исэн-имин йорергэ язсын, дигэн телэктэ калабыз💥🤲👍

