Иҗатта — Ватанга мәхәббәт! — 27 августа 2026 г. в 07:34:11.836
Иҗатта — Ватанга мәхәббәт! Бүген район хакимиятендә Татарстан Республикасы дәүләт учреждениеләре һәм җәмәгать хезмәте күрсәтү хезмәткәрләре профсоюзы оешмасы тарафыннан ел саен үткәрелә торган балалар рәсемнәре бәйгесенә йомгак ясалды. Быел иҗади бәйгедә аеруча күп яшь рәссам катнашты. Конкурс эшләре ике юнәлештә тәкъдим ителде: «Мин Ватаным белән горурланам» һәм «Сугышчан батырлык». Җиңүчеләрне һәм призёрларны бүләкләү тантанасында Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов катнашты. Ул яшь талантларны җиңүләре белән котлап, аларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Тулырак: https://aktanysh-rt.ru/news/xakimiiat-sagate/iatta-vatanga-maxabbat

