🍁Котлы булсын, әти бәйрәмең,
🍁Котлы булсын, әти бәйрәмең, Без барыбыз шушы теләктә. Бүгенгедәй шат елмайган йөзең Шатлык өсти безнең йөрәккә. Тормышта син ныклы терәксең, Безнең өчен һәрчак кирәксең❤️ Әйе, гаилә башлыгы – әти. Алар гаилә өчен зур тырышлык куялар, балалар тәрбиясендә дә зур роль уйныйлар. Әтиләр көне уңаеннан 2нче Актаныш урта мәктәбенең 4А сыйныфы укучылары техникумга кунакка барып кайтты. Экскурсияне Әмирханның әтисе Айдар Низамов оештырды. Укучылар төрле техникалар, машиналар белән танышты, заманча җиһазланган бүлмәләрне карады, кызыксындырган сорауларына җаваплар алды, җылы сүзләр, матур теләкләр җиткерде, шигырьләр сөйләде. Чара кызыклы һәм файдалы үтте. Әтиләр исән-сау булсыннар! Күкләребез аяз булсын! Ата йөрәгенең таудан да өлкән икәнен онытмыйк.