🙌🎼 Балык Бистәсендә берьюлы ике фестиваль узды. — 16 августа 2026 г. в 14:56:35.899
🙌🎼 Балык Бистәсендә берьюлы ике фестиваль узды. - «Бистә шәле» — Татарстанның Балык Бистәсе районында үткәрелә торган халык кәсепләре һәм мамык шәл бәйләү сәнгатенә багышланган IV нче республика фестивале. - "Иске-Казан түгәрәк уены" - ГБУ "Таткультресурсцентр" тарафыннан оештырылган республика фестиваль- конкурсы. Фестивальнең төп максаты шәл бәйләү осталыгын саклау һәм милли традицияләрне яшь буынга җиткерү, шулай ук осталарның хезмәтен күрсәтү. Бәйрәмдә мамык шәлләр һәм кул эшләре күргәзмәләре, шәл бәйләү серләрен өйрәнү буенча мастер-класслар, «Креатив шәл» һәм башка ярышлар оештырылган иде. Билгеле инде, безнең Ташлы Кавал мәдәният йорты да читтә калмады. Әле күптән түгел генә мәдәният йорты каршында оешкан "Ядкәрь" төркеме (баянчы Сабирҗанов Ринат, җырчылар Зәкиева Мәүлия һәм Мөлеков Рөстәм) чыгыш ясады-татар халык җырларын башкарды. Аларны оештырып алып баручы җитәкчеләре мәдәният йорты директоры Шәяхмәтова Гөлгенә иде. ☺️ Алар ике фестивальдә дә җиңү яулап, "Бистә шәле" ндә - лауреат дипломы белән истәлекле бүләк һәм "Иске - Казан түгәрәк уены" нда - III дәрәҗә лауреат дипломы алып кайттылар. Тәбрик итәбез үзләрен. Киләчәктә дә уңышлар телибез аларга 💐

