٩١٠ — عن أبي موسى، قال: بعثني رسول الله ﷺ إلى اليمن، قلت: يا رسول الله! إن بها أشربة، ف... — 27 июля 2026 г. в 15:02:47.961
٩١٠ — عن أبي موسى، قال: بعثني رسول الله ﷺ إلى اليمن، قلت: يا رسول الله! إن بها أشربة، فما أشرب، وما أدع؟ قال: وما هي؟ قلت: البتع والمزر. قال: وما البتع والمزر؟ قال: أما البتع؛ فنبيذ العسل، وأما المزر فنبيذ الذرة، فقال رسول الله ﷺ: «لا تشرب مسكراً، فإني حرمت كل مسكر». («الصحيحة» ٢٤٢٤). 531(910) — Әбу Муса болай дип сөйләгән: «(Шулай бервакыт) Аллаһның илчесе ﷺ мине Ямәнгә җибәрде һәм мин: “И Аллаһның илчесе! Анда төрле эчемлекләр бар, миңа нәрсә эчәргә, нәрсә эчмәскә?” – дидем. Ул ﷺ: “Нинди төр эчемлекләр?” – диде. Мин: “«Әл-битг» һәм «әл-мизр»”, – дидем. Ул ﷺ: “«Әл-битг» һәм «әл-мизр» нәрсә соң ул?” – диде. Мин: “«Әл-битг»ка килгәндә, ул су кушылган бал*, ә «әл-мизр» – ул су кушылган кукуруз”, – дидем. Шунда Аллаһның илчесе ﷺ: "Исерткеч эчемлекләр эчмә, дөреслектә, мин исертә торган бар нәрсәне дә тыям”, – диде. 📚Силсилә Әс-Сахихә», 2424. *Әчеп, исертә торган сыйфатка җитсен өчен, бу ризыкларга су куша торган булганнар.