١٠٣٨ — عن ابن عباس: أن رسول الله ﷺ قال: «الحلال بين، والحرام بين وبين ذلك شبهات، فمن أو... — 26 сентября 2026 г. в 08:58:21.174
١٠٣٨ — عن ابن عباس: أن رسول الله ﷺ قال: «الحلال بين، والحرام بين وبين ذلك شبهات، فمن أوقع بهن؛ فهو قمن أن يأثم، ومن اجتنبهن؛ فهو أوفر لدينه، كمرتع إلى جنب حمى، أوشك يقع فيه، لكل ملك حمى، وحمى الله الحرام». («الصحيحة» ٣٣٦١). 1038. Ибн Гәббәс хәбәр итте: "Аллаһның илчесе ﷺ әйтте: «Хәләл булган нәрсә билгеле һәм харам булган нәрсә дә билгеле, һәм харам белән хәләл арасында шикле нәрсәләр бар. Һәм кем дә кем шикле-шөбхәле гамәлләргә эләгә икән, аның гөнаһка эләгүе бик зур ихтимал. Һәм кем дә кем шикле гамәлләрдән саклана икән, бу аның дине өчен иминлерәк. Чынлыкта, шикле гамәлләргә эләгүче, тыелган җир кырыенда көтү көткән кешегә тиң. Һәм аның хайваны теләсә кайсы вакытта шунда керә ала. Һәм һәр хакимлек иясенең сакланган, тыелган урыны бар, һәм Аллаһның сакланган урыны– ул харам нәрсәләр". 📚Силсилә әс-Сахиха», 3361.