Комбайнчылар ярыша
Комбайнчылар ярыша 🚜Районда комбайнчылар һәм машина йөртүчеләр арасында конкурс игълан ителде. Конкурста катнашучылар түбәндәге төркемнәрдә катнашып һөнәри осталыкларын күрсәтә алалар: 📍“Иң яхшы комбайнчы“ Биш призлы урын: 1нче урын – 100 мең сум; 2нче урын – 80 мең сум; 3нче урын – 70 мең сум; 4нче урын – 60 мең сум; 5нче урын 50 мең сум. 📍“Иң яхшы машина йөртүче“ Ашлык ташуда өч призлы урын: 1нче урын – 100 мең сум; 2нче урын – 80 мең сум; 3нче урын – 70 мең сум. Әлеге конкурс безнең игенчеләргә булышуга һәм Арча районының авыл хуҗалыгын күтәрүгә юнәлдерелгән.