Рәфисә киңәш итә/Рафиса советует
Медиа
Номер заявления 7358076077
Медиа
Номер заявления 7358076077
ИТЛЕ КӘРҖИННӘР😋 Фарш өчен⤵️ Ит ~ 800 г Суган ~ 1 штук Яшеллек Тоз, борыч Тәмләткечләр Йомырка ~ 1 штук Панировка өчен сохари ~ 2 аш калагы Эчлек өчен⤵️ Кишер белән суган кыздырдым (ананас, гөмбә белән суганга алыштырырга була, ничек яратасыз) 🧀Сыр сиптем Кәрҗиннәрне видеодагыча җыябыз👌 Төшке ашларыгыз тәмле булсын!👋
ТАВЫК РУЛЕТЫ🍗 Тавыкның сөяген итеннән аеруы гына озак, калганы шалтыр~шолтыр. КИРӘК: ✔️Тавык ✔️Тоз ✔️Борыч ✔️Тәмләткечләр ✔️Сарымсак Рулет эченә караҗимеш, кыздырылган кишер+суган салсаң да бик тәмле була👍 Сез дә ясап карагыз әле, кибет колбасасы бер читтә торсын!
🌮КАБЫМЛЫК🌮 КИРӘК⤵️ 🌷Ипи яки батон ( вырубка ярдәмендә түгәрәкләр кисәбез) 🌷Балык икрасы 🌷Укроп 🌷Сарымсак ~ 1 теш 🌷Майонез Ясалышы ~ видеода📸 Саклап куярга онытмагыз📌 Сездән күп итеп 💚
~ Матур булганмы, әни❔ ~ Шулкадәр матур, кызым! Молодецым син!❤️ Зәринәмнең 😘 кул эшләре ❤️ лаекмы соң, дуслар❔
👋Үземнекеләрне эшкә һәм мәктәпкә озаттым. Радикка үзе белән алырга тәмле ботка белән тавык канатлары пешердем. Сез дә яратасызмы мондый ботка❔
Хәерле иртәләр🌸 Уңышлы, матур көннәр телим сезгә💜 Күкләребез аяз, ил~көннәребез тыныч, сәламәтлегебез нык, бәхетебез мул, ризыкларыбыз хәләл, күңелләребез гел изгелектә булсын!🙏
Людмиланың каналында ГРУША~ЛИМОН кайнатмасын күрдегезме❔😍Бигрәк тәмле күренә. Үземә саклап куйдым.👌Сез дә өлгерегез👇 https://max.ru/join/ay2E_QNRWz1uZv0i8uaYadXmbuVYoM9MkuaxTo7V8yA
Яхшы сүз керсен әле 🙏Кылган догаларыбыз кабуллардан булсын!🤲🤲🤲
Тавышын ачып тыңлагыз!🫶 Кызлар, апалар, җылылык, гаилә җанлылык, яхшыдан~яхшы рецептлар, бакча мәшәкатьләре, кош-корт белән тулы ишегалды, уен-көлке яратасыз икән, бу КАНАЛГА рәхим итегез ! К донской казачке Людмиле, на канал Птички-Ласточки🌹 Аның белән бергәләп эре помидорлар һәм борычлар үстерерсез, инкубатордан чебиләр чыкканын күрерсез, гаиләгезне закваска белән пешерелгән тәмле икмәк белән сыйларсыз, агачларны дөрес кисәргә, розалар үстерергә өйрәнерсез. Кушылыгыз һәм шаян Бучик исемле чихуахуа🐶, Гоша исемле акыллы күркә һәм тирә~якны саклап торучы Ксенофонт белән дуслашыгыз😁. Птички-Ласточки - яхшы күңелле, юмор җанлы хуҗабикәләр өчен шәп канал, сезгә монда бик шат булырлар, кушылыгыз♥️
Иртәләрнең ягымлысын, көннәрнең хәерлесен телибез сезгә!🥰 Японнарда Oubaitori (お梅取り) дигән сүз бар. Ул яз көне чәчәк ата торган дүрт агач исеменнән барлыкка килгән ➡️ чия🍒(桜 sakura), слива (梅 ume), персик🍑 (桃 momo) һәм абрикос (李 sumomo). 🌸Алар һәр кайсы үз вакытлары белән төрле вакытта чәчәк аталар, төрле төсләре һәм хуш исләре белән дөньяны бизиләр. Берсе дә үзара узышмый, көрәшми, бер~берсеннән көнләшми һәм үзенең тирә~юньдә иң яхшысы, иң матуры булуын беркемгә дә дәлилләми. Һәр агач🌳 үз ритмында яши һәм үз вакыты килеп җиткәч кенә ямьләнә, чәчәк ата. Кемдер алдан өлгерде дип, чәчәк атарга ашыкмагыз☝ Һәр нәрсәнең үз вакыты, үз җае...
Иң җайлы әзерләнә торган ТОРТ🍰 Коржлар өчен⤵️ Он ~ 300 г Какао ~ 25 г Шикәр комы ~ 150-200 г Ванилин Разрыхлитель ~ 10 г Йомырка ~ 3 штук Көнбагыш мае ~ 70 мл Сөт ~ 200 мл Сода ~ 1 чәй калагы Уксус ~ 1 чәй калагы Кайнар су ~ 150 мл Крем өчен⤵️ Сметана 20% ~ 800 г Шикәр комы ~ 250 г Ванилин ~ 0,5 чәй калагы Сгущенка ~ 100 г Әзерлибез⤵️ ✔️Зур савытка он һәм какао илибез, шикәр комы + ванилин, разрыхлитель өстибез, яхшылап болгатабыз. ✔️Йомырка, көнбагыш мае салабыз, сөт кушабыз, болгатабыз, уксус белән сүндерелгән сода өстибез. Иң соңыннан кайнар су (кипяток) агызабыз. Бик яхшылап болгатабыз.❗️ ✔️Коры табада коржлар пешерәбез. Крем ясап (барлык ингредиентларны бергә кушабыз) торт җыябыз. Фантазияне эшкә җигеп бизибез. Тәмле булсын!☕️
Хэерле коннэр, дуслар🤝👋 Наиль белэн таныш булыгыз! ☎️89608033056 ☎️+7 (919) 688-33-04 Наил безнең автомобильләрне сайлап алу, сатып алу һәм сату белән шөгыльләнә! 🚘 Дәүләт ярдәме (господдержка) буенча яңа Гранталар 650 000 сумнан башлап✅ Барлык төсләр һәм комплектацияләр бар, берни дә көтәргә кирәкми, 2-3 сәгать эчендә рәсмиләштерү✅🤝 Нәкъ хәзер наличиеда 200дән артык йөрелгән (пробеглы) автомобиль, шулай ук ХУНДАЙ, КИА, LADA, HAVAL, ДЖЕТУР, БЕЛДЖИ һ.б. яңа маркаларның бөтен тезмәсе бар 🚘 Яңа машиналар да бар, кайтарып та була 👍 Аның макс-каналын саклап куегыз⤵️ https://max.ru/join/Y7uHcqVuquLFJkoV5sLLJ5P2XlEXuK-JMelHG7vQClc
Сайт использует куки. Нажимая «Хорошо», вы соглашаетесь на обработку данных.