Кура җиләгеннән ДЖЕМ
Кура җиләгеннән ДЖЕМ 1 кг кура җиләгенә🍓 🟣Шикәр комы ~ 1,4 кг 🟣Су ~ 150-200 мл 🟣Лимон кислотасы ~ 10 г 🟣Желатин ~ 3 г 🟣Желатинны җебетү өчен су ~ 18 мл ӘЗЕРЛИБЕЗ: ✅ Кура җиләген яхшылап юабыз, чүбеннән арындырабыз. Зур эмаль савытка бушатабыз. ✅Су белән шикәр комыннан сироп кайнатабыз. Әзер сиропны малина өстенә агызабыз һәм әкрен утка кайнатырга утыртабыз. Кайнап чыккач 15 минут пешерәбез. ✅Кайнатманы ныгытып болгатмыйбыз, ара~ тирә табагын селкетеп торабыз. Өстенә чыккан күбеген җыябыз. ✅Кайнатма әзер булырга 3 минут кала лимон кислотасы һәм суда эретелгән желатинны салабыз. Яхшылап болгатабыз. ✅Кайнар кайнатманы стерильләштерелгән банкаларга тутырабыз һәм капкачлап куябыз. Кайнатма әзер😍 Рецептны саклап куегыз📌 Дусларыгыз белән дә бүлешергә онытмагыз👍
Канал в каталоге Максиметера
13 677 подписчиков · Животные