🍏СУФЛЕ ~ АЛМА ПИРОГЫ🍏
🍏СУФЛЕ ~ АЛМА ПИРОГЫ🍏 Кирәкле ингредиентлар: Эчлек өчен👇 Алма ~ 600 г (турагач) Шикәр комы ~ 60 г Лимон согы ~ 1,5 аш калагы Әзерләү✅ Туралган алмаларга шикәр комы, лимон согы салабыз һәм йомшарганчы пешерәбез. Суытабыз❗️ Камыр өчен👇 Он ~ 250 г Разрыхлитель ~ 1 чәй калагы Салкын ак май ~ 100 г Шикәр пудрасы ~ 40 г Йомырка сарысы ~ 2 штук Тәменчә тоз Әзерләү✅ Коры ингредиентларны бергә кушып болгатабыз. Шунда ук салкын килеш кыргычтан ак май үткәрәбез, уабыз. Йомырка сарысы өстәп, уала торган камыр ясыйбыз. Суыткычка куябыз. Суфле өчен👇 2 йомырка агы Шикәр пудрасы ~ 50 г Кукуруз крахмалы ~ 30 г Сметана ~ 350 г (20% лы) Ванилин (үзем салмадым) Әзерләү✅ Йомырка агын җиңелчә пена барлыкка килгәнче күпертәбез. Шикәр пудрасы өстәп, эз калганчы күпертәбез (видеода күренә❗️). Крахмал, сметана салып, болгатабыз. Пирог җыю👇 Камыр ~крошканың күбрәк өлешен форма төбенә таратабыз. Алма эчлеген таратабыз. Өстенә суфле җәябез. Калган крошка-камырны сибәбез. ⏰Пирогны 180 градуска кадәр җылытылган духовкага 35 минутка пешерергә куябыз. Чәйләрегез тәмле булсын!☕️ Саклап куярга һәм ❤️ калдырырга онытмагыз!