Перейти к содержимому
Максиметер

💫ИКМӘК рецебы💫

💫ИКМӘК рецебы💫 Әбекәй ❤️"бисмилла" әйтеп, "барыбыз бергә ашарга язсын" дигән матур теләкләрен теләп тыгып җибәрер иде камыр ризыкларын авыл миченә... КИРӘК: Җылы су ~ 300 мл Шикәр комы ~ 1 аш кашыгы Коры чүпрә ~ 8 г Тоз ~ 1,5 чәй калагы Көнбагыш мае ~ 2 аш калагы Он ~ 450~470 г ӘЗЕРЛИБЕЗ: Суга шикәр комы, чүпрә салып, 5-10 минут күпертәбез. Чүпрә активлашкач, тоз, көнбагыш мае, әз~әзләп он кушып йомшак кына камыр басабыз. Камыр кулга ябышмый торган булырга, шул ук вакытта он белән тыгызланмаска тиеш. Аннан соң камырны тактага төшереп изәбез дә, шар кебек әвәләп, тирән савытка салабыз, майлыйбыз һәм 40 минут ял иттерәбез. Кабарган камырны бераз кул белән изгәләп, майлаган формага салабыз һәм майлап өстен каплап тагын 45 минут кабарырга калдырабыз. Аннан соң иләк ярдәмендә өстен онлыйбыз, үткен пычак яки лезвие белән ипигә узор ясыйбыз. Ипине 200 градуска кадәр җылытылган духовкада 40 минут пешереп алабыз. Йомшак, тәмле ипи әзер👍 Тәмле булсын🍞 Саклап куегыз📌 Рецепт ошаса💜калдырырга онытмагыз!

3 863 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

13 588 подписчиков · Животные

Ещё по теме «Животные»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.