Перейти к содержимому
Максиметер

Кабачкиларыгыз үсеп киләме, дуслар🙌

Кабачкиларыгыз үсеп киләме, дуслар🙌 Күпләрегездә баллы борычлар да җитешкәндер🌶 Бер шәп кенә ЛЕЧО рецебы калдырам Саклап куярга һәм дус-ишләрегезгә җибәрергә онытмагыз 💙 🌶Кызгылт сары җәй🌶лечосы КИРӘК: 💙Кабачки – 3 кг 💙Эре болгар борычы – 15 штук 💙Сарымсак – 1 баш 💙Укроп орлыгы (әнис) – 1 чәй калагы 💙Томат согы – 1 литр (помидорларны мясорубкадан чыгарырга да мөмкин) 💙6% уксус – 200 г лы бер стакан 💙Шикәр комы – 1 стакан 💙Көнбагыш мае – 1 стакан 💙Тоз – 2 аш калагы 💙Ачы борыч – 1 штук (кушмаска да була) ӘЗЕРЛИБЕЗ: 🩶Кабачкиларны шакмаклап, борычларны саламлап турыйбыз. Сарымсакны ваклыйбыз. 🩶Барлык ингредиентларны бергә кушып болгатабыз да кайнап чыкканнан соң 35-40 минут пешерәбез. Бик тиз һәм җайлы әзерләнә👍 Иң беренче ашалып бетә😋 Ясамый калмагыз🤩 Рецептны ошатсагыз,🤍басып алырсыз әле

4 674 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

13 610 подписчиков · Животные

Ещё по теме «Животные»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.