Хәерле иртәләр!☀️ — 7 августа 2026 г. в 02:47:00.259
Хәерле иртәләр!☀️ Барлык изге теләкләргә кушып, кәеф күтәренкелеге телибез сезгә, дуслар!🥰 Көнебезне күңелле, шаян шигырь белән башлап җибәрик әле👍 Әбиләр чуагы булган Көзнең матур көнендә Сөйләшәләр әби , бабай Икәү капка төбендә.❤️ Нидән сүз кузгатканнардыр, Инде берәү дә белми. Ахрысы, әби бабайны Күрше карчыктан көнли. «И карт песи, гомер буе Хатын-кызны яраттың. Ахры, шул мыегың белән Барсын үзеңә караттың!»😁 Орышса да, мәхәббәтле Күзләр карый бабайга. «Мин дә әйтеп калыйм әле Эшләр китсә алайга! Син үзең дә, Фатих белән Бер дә кимен куймадың! Кичке уеннан озатса, Бер дә каршы тормадың!» « И карткаем, гомер буе Шуны әйтеп туймадың! Бары сине көнләштерү Иде минем уйларым! Гармунда сыздыруларың Хушсыз итте үземне. Әле хәзер дә бит менә Синнән алмыйм күземне!🥰 Юкка сүз көрәштергәнче, Әйдә, чәйне яңартыйк. Көтеп ятмыйк балаларны, Бәрәңге ала башлыйк… Мунчаңа да ут тергез син, Ә мин салыйм ашымны, Кара син, көнләшкән булып Бутый бит, ә, башымны!?»😉 Бу җаваптан бик канәгать Бабай көлде кеткелдәп. Кузгалды карчык артыннан «Егетләрчә» теркелдәп… Еллар үтеп, хисләр сүнгән Дип әйтерлек юк урын. Матур итеп, тәмен белеп Картая өлкән буын.💚 Нурисә Мөхәммәтова📝

