КАРДИНАЛ 🍰 торты
КАРДИНАЛ 🍰 торты КИРӘК: ✏️йомырка ~ 2 штук ✏️шикәр комы ~ 1,5 стакан ✏️Сөтөсте (сметана ) ~ 1,5 стакан ✏️Чәй содасы (уксус белән сүндерелгән ~ 1 чәй калагы ✏️Он ~ 2 стакан Бер өлешкә: ✏️Какао ~ 2 чәй калагы Икенче өлешкә: ✏️Йөзем җимеше (изюм) ~ 1 уч Өченче өлешкә: ✏️Чикләвек (фундук, әчтерзан, арахис) ~ 1 уч КРЕМ: ✏️Ак май (бүлмә температурасында) ~ 200 г ✏️Куертылган сөт (сгущенка) ~ 1 банка ӘЗЕРЛИБЕЗ: ➖Йомырка белән шикәр комын туглыйбыз. Башка ингредиентларны кушып болгатабыз. ➖Бер өлешкә ~ какао, икенчесенә ~ изюм, өченчесенә ~ чикләвек кушабыз ➖Формага салып, өч корж пешерәбез ➖Крем ясыйбыз ➖Әзер коржларны тигезләп кисәбез, торт җыябыз, бизибез Бик тәмле чәй тәме әзер👌 Чәйләрегез тәмле булсын☕️ Саклап куярга онытмагыз📌 Рецепт ошаса, 💛💛💛басып алырсыз, дуслар!