Хәерле көз иртәсе белән!🍁🍁🍁 — 2 сентября 2026 г. в 02:41:00.638
Хәерле көз иртәсе белән!🍁🍁🍁 Шушы шигырь белән башлап җибәрәсе килә бу көнне. Явыз теллеләр, тар күңеллеләр булмасыннар иде арабызда...🙏Эх, кешеләр... Кеше кайчан матур була? Кеше матур шул чакта — башкаларны чакырганда үзе яккан учакка; ятлар белән танышканда күзләре җылынганда; шул җылылыкның рәхәтен🙏 җаның белән тойганда. Кеше кайчан матур була? Кеше матур шул чакта — ерак дусын очраткачтын, елаганда кочаклап; җырлаган чакта җырының моңында эрегәндә; бәхеткә таба чапканда, күршеңә юл биргәндә. Кеше кайчан матур була? Кеше матур шул мәлдә — шигырь тыңлаган чагында уйга чума белгәндә; мәхәббәтен сүзсез генә аңлаткан мизгелендә; бәхет белән сөйләшкәндә бәхетнең үз телендә.🥰 Кеше кайчан матур була? Кеше матур шул мәлдә — иң авыр минутында да тормышка гашыйк хәлдә; сөйгән ярын югалтса да, сөюен саклаганда; иң «гөнаһлы» гыйшыкның да сафлыгын аклаганда. Кеше кайчан матур була? Кеше матур шул вакыт — иле өчен, халкы өчен яшәгәндә җан атып; замананың авырлыгын җилкәсенә алганда; олы данга ирешеп тә, кече булып калганда. Ренат ХАРИС📝

