ЧИЯЛЕ ТОРТ 🍒🍰 — 15 сентября 2026 г. в 08:43:01.412
ЧИЯЛЕ ТОРТ 🍒🍰 Бисквит өчен⤵️ Йомырка ~ 5 штук Сгущенка ~ 380 г Сода ~ 1 чәй калагы Он (коймак камыры кебек булырлык) ӘЗЕРЛИБЕЗ⤵️ Йомырканы пена хәленә килгәнче күпертәбез. Сгущенка, сода, он өстәп болгатабыз. ⏰160-170 градуска кадәр җылытылган духовкада 45~50 минут пешерәбез. Суытабыз, кырыеннан 2 см калдырып, шләпәгә охшатып эчен алабыз, эчке өлешен бертигез шакмакларга бүлгәлибез. Ясалышы ~ видеоларда📲 https://max.ru/Raizar1813/AZ1EhHd9eq8 Эчлек өчен⤵️ Катырылган төшсез чия ~ 300 г Шикәр комы ~ 100 г Кукуруз крахмалы ~ 15 г Чиягә шикәр комы салып, уртача утка куябыз, болгата-болгата кайнатып чыгарабыз. Крахмал өстәп, тиз-тиз болгатып, куерганчы тотабыз, беренче күбек барлыкка килгәч сүндерәбез. Ясалышы ~ видеоларда📲 https://max.ru/Raizar1813/AZ1EiEQeQR4 Крем өчен⤵️ Сметана ~ 500 г Шикәр комы ~ 6 аш калагы Башка төрле крем белән дә тәмле була.😋👍 Тортны видеодагыча җыябыз.📸📲 1️⃣https://max.ru/Raizar1813/AZ1EzLJLe1g 2️⃣https://max.ru/Raizar1813/AZ1E0UacQYo Фантазиягә карап, бизибез. Без миндаль таҗлары кулландык. Торт әзер!🍰 Саклап куегыз!🔗 Рецепт ошаса, ❤️куярга онытмагыз!

