Хәерле иртәләр! 🍁🍂🍁 — 15 сентября 2026 г. в 03:43:17.739
Хәерле иртәләр! 🍁🍂🍁 Интернет челтәрендә бик матур шигырь очрады, сезгә дә куеп үтим әле. Һәммәбезгә дә ныклы сәламәтлек телим. Аннан да зуррак байлык юк🙏🤲 БАЛАМА ЮЛ ДОГАСЫ. Юлга чыга балам...Алларыннан. Җибәр, Ходай, хозыр Ильясны.🤲 Синнән генә сорыйм иминлеген. Сорыйм аңа изге юлдашны. Исән-имин әйләнеп кайтуын Ялварам мин Синнән, я Ходам.🙏 Кичерә күр кылган гөнаһларны. Кабул булсын кылган бу догам. Сакла, зинһар, бәлә-казалардан Ерак сәфәр кылган улымны. Фәрештәләр канаты капласын Догаларым аша баламны. Кайтып керсен өйгә шатлык белән. Ачы кайгыларда яндырма. Һәр нәрсәгә җитә көч-көдрәтең. Ярдәмеңнән, зинһар, калдырма.🙏🙏🙏 Физәлия Дәүләтгәрәева📝

