Кабак-лимон-апельсин джемы тәкъдим итәм 🍋🍊
Кабак-лимон-апельсин джемы тәкъдим итәм 🍋🍊 Кирәк: 🤩ике кило кабак 🤩1,6 кило шикәр комы 🤩бер лимон 🤩бер апельсинның кабыгы Әзерлибез: 🍋Юып, чистартылган кабакны шакмаклап турыйбыз һәм өстенә шикәр комы салып согы бүленеп чыкканчы тотабыз. 🍋Кабакның согы барлыкка килгәч, массага ваклап туралган бер лимон (төшен кертмичә), бөтен килеш бер апельсин кабыгы салып кайнатырга газ өстенә утыртабыз. 🍋Кайнап чыккан массаны талгын утта бер сәгать пешерәбез. 🍋Кайнатма әзер булгач, апельсин кабыгын аерым тәлинкәгә алып куябыз һәм массаны блендер белән ваклыйбыз. 🍋Төерләре калмасын өчен дуршлаг аша үткәрәбез. 🍋Аннан соң газ өстендә тагын биш минут тотып алабыз. Хуш исле,матур төсле, тәмле джем әзер♥️ Саклап куегыз🔗 Рецепт ошаса, реакцияләр юлларсыз, дуслар🍁