Хәерле, кояшлы дүшәмбе иртәсе белән, төркемдәшләр🥰
Хәерле, кояшлы дүшәмбе иртәсе белән, төркемдәшләр🥰 Иртәнге ашка дөге+кабаклы ботка әзерлим. Файдасы бик күп кабакның, куллана гына белмибез.😉 ✔️1 стакан дөгене юып, кайнап торган суга салабыз, йлмшарганчы пешерәбез. Кирәк булса, су өстәп торабыз, ара-тирә болгатабыз. ✔️Кабакны шакмаклап турыйбыз, суда 5 минут пешереп алабыз (кайнап чыккач), суын сөзәбез. ✔️Дөге боткасына сөт өстибез. Тәменчә тоз, шикәр комы салабыз. Күпергәнче ботка пешерүне дәвам итәбез, пешкән кабакны салып болгатабыз. Тагын 3-4 минут пешереп, ак май салабыз. Иртәнге чәйләрегез тәмле булсын!☕️