"КАЕНКАЙ" САЛАТЫ🥗 — 24 августа 2026 г. в 08:38:15.912
"КАЕНКАЙ" САЛАТЫ🥗 Кирәкле ингредиентлар👇 2 салат өчен: 1.Тавык ите ~ 300 г 2.Шампиньон гөмбәсе ~ 150 г 3.Суган ~ 1 штук (уртача зурлыкта) 4.Караҗимеш ~ 10-12 штук 5.Св. кыяр ~ 1 штук 6.Йомырка ~ 3 штук Көнбагыш мае Тоз, борыч ~ тәменчә Майонез Әзерләү: Тавык итен пешерәбез. Гөмбә белән суганны бергә кыздырабыз. Кара җимеш, кыярны озынчалап турыйбыз. Йомырканы угычтан үткәрәбез. ✅Салатны шушы тәртиптә җыябыз. Ике катлам саен майонез сылыйбыз. Өстен караҗимеш белән бизибез. Тәмле булсын!😋