ӨЧПОЧМАК🥧
ӨЧПОЧМАК🥧 Туңдыргычка куяр өчен дә ярый бу камыр. Ике тапкыр ясап куйган бар, камыры ярылмый, бәрәңгесе каралмый✔️ КАМЫР: 🍂җылы су ~ 400 мл 🍂майонез ~ 5 аш калагы 🍂көнбагыш мае ~ 0,5 ст. яки ак май ~ 150 г 🍂разрыхлитель ~ 8 г 🍂тоз - 1/3 аш калагы 🍂он ЭЧЛЕК: Бәрәңге, суган, күркә ите, үрдәк ите (башка төрле ит тә ярый), борыч, тоз Өстен майлау өчен⬇️ Йомырка сарысы ~ 2 штук Сөт ~ 2 чәй калагы Кунжут Камыр ясыйбыз, 30 минут ял иттерәбез, өчпочмаклар бөрәбез, духовкага куябыз✅ Саклап куегыз📌