"ПАНЧО" торты🍰
"ПАНЧО" торты🍰 Камыр өчен⤵️ Он - 1,5 стакан Шикәр комы - 1 стакан Сметана - 1 аш калагы Йомырка - 2 штук Какао - 2 аш калагы Сода - 1,5 чәй калагы (уксус белән сүндереп) Сгущенка - ярты калай банка (0,5 банки) Крем⤵️ Сметана - 500 г Ванилин - 1 /3 чәй калагы Шикәр комы - тәменчә яки 6 аш калагы 🍍Эчлек өчен консервланган ананас, грец, орехи. Әзерлибез⤵️ Шикәр комы белән какаоны кушабыз, шуңа йомырка, сметана, сгущенка өстибез. Шушы масса өстенә он иләп, болгатабыз. Куе сметана хәлендәге камыр килеп чыга. Иң соңыннан сода салып тагын бер болгатып алырга. Майланган яки пищевая бумага җәелгән формага агызырга һәм 180 градуска кадәр җылытылган духовкада 20 - 25 минут пешерергә.⏰ Әзер суытылган камырны бертигез кечкенә шакмакларга бүлгәләргә. Тортны видеолардагыча җыярга һәм бизәргә⤵️ Бик тәмле торт әзер👍😋 Чәйләрегез тәмле булсын.☕️ Саклап куярга онытмагыз! Берәр ❤️ куйсагыз, рәхмәтле булам!