КЫЗЫЛ МИЛӘШ, АПЕЛЬСИН ҺӘМ ЛИМОН КАЙНАТМАСЫ🍋🍊🍋
КЫЗЫЛ МИЛӘШ, АПЕЛЬСИН ҺӘМ ЛИМОН КАЙНАТМАСЫ🍋🍊🍋 Кирәк: Кызыл миләш ~ 1,5 кг Шикәр комы ~ 2 кг (әни 1,2 кг салган) Апельсин ~ 2 штук Лимон ~ 1 штук Әзерлибез: ✅Кызыл миләшне ботакларыннан чистартып, юабыз. Ачысын бетерү өчен 12 сәгать салкын суда тотабыз. (Әни 1 көнгә морозилкага куйган‼️) ✅Апельсин, лимон (кабыгы белән бергә, төшләрен кертмибез) һәм миләш җимешләрен мясорубкадан үткәрәбез. Әзер массаны зур тазга яки кәстрүлгә салабыз, шикәр комы өстәп болгатабыз һәм кайнатырга газ өстенә утыртабыз. ✅Кайнап чыкканнан соң, 40-45 минут куерганчы пешерәбез. (Болгатырга онытмыйбыз‼️) ✅Куе, тәмле кайнатманы кайнар килеш банкаларга тутырабыз. 🍋Пирог эчлеге итеп кулланырга да шәп кенә Чәйләрегез тәмле булсын!☕️