КАБАК~ЭРЕМЧЕКТӘН ЗАПЕКАНКА🥮
КАБАК~ЭРЕМЧЕКТӘН ЗАПЕКАНКА🥮 Кирәк: Эремчек -500 г Кабак (чистартылган )-500 г Йомырка -4 штук Он-60 г Сметана -80 г Шикәр комы-3 аш калагы Ванилин Бер чеметем тоз Күрәгә яки йөзем җимешләре Кабак, көнбагыш төшләре Корица (кушмаска да була) Әзерләү: 🔅Кабакны вак кыргычтан үткәрәбез. Артык сусыл булса, согын сыгабыз. Шуңа башка ингредиентларны кушып болгатабыз. Әзер массаны майланган формага агызабыз. Өстенә кабак, көнбагыш төшләре сибәбез. ⏰180 градуска кадәр җылытылган духовкада 45-60 минут пешерәбез Тәмле булсын☕️