ПӘРӘМӘЧМЕ, ВАК БӘЛЕШМЕ😋👍
ПӘРӘМӘЧМЕ, ВАК БӘЛЕШМЕ😋👍 Камыр өчен⤵️ Он ~ 500 г Чүпрә ~ 1 чәй калагы Кефир ~ 200 мл Көнбагыш мае ~ ярты стакан Йомырка ~ 1 штук Шикәр комы ~ 1 аш калагы Тоз ~ 1 чәй калагы Эчлек өчен⤵️ Ит Суган Тоз, борыч Яшел тәмләткечләр Әзерлибез⤵️ Тирән савытка җылы кефир белән көнбагыш мае салабыз, тоз, шикәр комы, йомырка өстибез, әйбәтләп болгатабыз. Аннан соң чүпрә өстәп тагын бер болгатабыз. Массага әз-әзләп он кертәбез һәм камыр басабыз. 40 минут кабарганын көтәбез. Әзер камырдан пәрәмәчләр ясыйбыз. 180 градуска кадәр җылытылган духовкада 50-60 минут пешереп алабыз (йөзе килгәч, газны әкренәйтеп пешереп бетердем). Чәйләрегез тәмле булсын ☕️ Саклап куярга онытмагыз📌 Камыр ашларын яратам❤️❤️❤️