Менә бу үзенчәлекле пирогны пешереп гаиләгезне сыйлагыз әле, бик җайлы әзерләнә
Менә бу үзенчәлекле пирогны пешереп гаиләгезне сыйлагыз әле, бик җайлы әзерләнә 🤩ӘКӘМ~ТӨКӘМ🤩пирогы Кирәк: 🟢чүпрәсез катлы камыр (бездрожжевое слоеное тесто) ~ 1 кап 🟢шпинат (свежий яки катырылган) ~ 300 г 🟢”Фета" яки брынза сыры ~ 120 г 🟢йомырка ~ 2 штук (берсе эчлеккә, берсе майлау өчен) 🟢бер чеметем тоз 🟢он ~ 1 аш калагы 🟢кунжут 🟢майлау өчен көнбагыш мае ~ 1 чәй калагы Әзерлибез: 1️⃣свежий шпинат алсагыз, яхшылап юасыз, корытасыз, токмачлап турыйсыз, 5 минут майлы табада пешереп аласыз 2️⃣катырылган шпинатны җебетәсез 3️⃣фета сырын чәнечке белән изгәлибез, янына йомырка һәм шпинат кушып болгатабыз 4️⃣камырны 2-3мм калынлыгында җәябез, 5 смлы полоскаларга кисәбез Пирогның ясалышы видеода👆🏾 Саклап куегыз 📌 Рецепт ошаса🤍куярга онытмагыз!