"ЖИРАФ" пирогы🥮
"ЖИРАФ" пирогы🥮 ❗️Форма ~ 30 см Кирәкле ингредиентлар: Камыр👇 Йомырка - 4 штук Шикәр комы - 160 г Көнбагыш мае - 100 мл Он - 170 г Разрыхлитель - 2 чәй калагы Какао - 2 аш калагы Ванилин ( салмаска да була) Эчлек👇 Йомшак творог - 5-9% Йомырка - 1 штук Кукуруз крахмалы - 2 аш калагы Шикәр комы - 4 аш калагы Әзерләү👇 ✔️Йомырка +шикәр комын бераз туглыйбыз, көнбагыш мае өстәп болгатуны дәвам итәбез. ✔️Коры ингредиентларны бергә кушабыз. Сыек масса өстенә илибез, болгатабыз. ✔️Эчлек өчен барлык ингредиентларны бергә кушып болгатабыз. ✔️Майланган формага камыр агызабыз, лопатка ярдәмендә тигезлибез. Өстенә калаклап творожный эчлекне салып чыгабыз. ⏰Пирогны 180 градуска кадәр җылытылган духовкада 30-35 минут пешерәбез. Чәйләрегез тәмле булсын!☕️
Канал в каталоге Максиметера
13 588 подписчиков · Животные