🌍 Россия ислам институтында һәм Казан ислам университетында дөньякүләм «Татарча диктан...
🌍 Россия ислам институтында һәм Казан ислам университетында дөньякүләм «Татарча диктант» акциясе оештырылды! 📝 ✨ 2026 ел — Габдулла Тукай елы! Шул уңайдан быелгы диктант бөек шагыйребезнең 140 еллык юбилеена багышланды. 📚 Нәрсә яздык? Катнашучылар Тукайның күңелләргә якын «Туган тел» шигыре һәм «Бәхет» әсәреннән өзекләрне каләмгә алдылар. 🎙️ Текстны укучылар: • Россия ислам институтында — филология фәннәре кандидаты, доцент Батыршина Гүзәл Гомәр кызы; • КИУда — кафедра мөдире, доцент Гарипова-Хәсәншина Венера Мәэмүн кызы. 💬 Ректор сүзе: «Татарча диктант» — милләтебезне берләштерүнең матур символы. Татар телен саклау — безнең гомеребез буе дәвам итәсе изге бурыч! — Рәфыйк Мөхәммәтшин, Россия ислам институты ректоры.