📖 Россия ислам институтында Ренат Харис белән әдәби очрашу узды
📖 Россия ислам институтында Ренат Харис белән әдәби очрашу узды 📅 21 апрель көнне Россия ислам институтында Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис белән эчтәлекле һәм җылы очрашу булып узды. 🔹 Шагыйрь үз иҗатындагы «Әл-Мәрҗани» поэмасын һәм Г.Р. Державинның «Бог» одасын татарчага үз тәрҗемәсендә тәкъдим итте. 🔹 Катнашучылар әсәрләрнең тарихи-әдәби әһәмияте, автор фикерләре һәм милли мирасны саклау мәсьәләләре тирәнтен бәхәсләште. 🔹 Ренат Харис татар һәм рус әдәбияты арасындагы багланышлар, мәдәниятләрнең уртаклыгы турында кыйммәтле уй-фикерләре белән уртаклашты. 🎓 Кунаклар рәтендә филология фәннәре докторы, профессор Фоат Галимуллин шундый очрашулар безнең милли рухыбызны ныгытучы көч ул дигән фикерне белдерде. Ул барлык катнашучылар алдында Ренат Харисның «Әл-Мәрҗани» поэмасын укыды. Очрашу катнашучыларда җылы хисләр калдырды. Алга таба да әдәби-мәдәни диалоглар дәвам итәр дип ышанабыз! 🤲✨