Ассаляму алейкум, кадерле дустым! — 18 сентября 2026 г. в 06:04:02.066
Ассаляму алейкум, кадерле дустым! ҖОМГА КӨНЕ МӨБАРӘК БУЛСЫН! https://mechet-gailya.ru Аллаһ Илчесе салләллаһү галәйһи вә сәлләм болай диде: «Сатып алучы белән сатучы, бер-берсеннән аерылышканчы, үз карарларын үзгәртү хокукына ия булалар. Әгәр икесе дә дөрес сөйләсә һәм бер нәрсә дә яшермәсәләр, сәүдәләре бәрәкәтле булыр; әгәр дә яшерсәләр һәм ялган сөйләсәләр, сәүдәләренең бәрәкәте юкка чыгар». Һәр эшнең нияте белән башлануы мөһим. «Эшебезнең бәрәкәтен телибез икән» дигән теләк - ул эшкә ихласлык, сабырлык һәм Аллаһының рәхмәтен сорау ул. Бәрәкәт - күләме түгел, ә ниятебезнең пакьлегендә һәм эшебезнең хәерле булуында. Эшегез бәрәкәтле, көнегез хәерле, юлыгыз уң булсын! https://max.ru/channel_Rustam_hazrat Олы хөрмәт һәм изге дога белән, Рөстәм хәзрәт Хайруллин

