ДОГАҢ КАБУЛ БУЛСЫН ДИСӘҢ.... — 17 сентября 2026 г. в 15:28:54.544
ДОГАҢ КАБУЛ БУЛСЫН ДИСӘҢ.... ❗Аллаһка дога кылганда кабул булсын өчен түбәндәгеләрне эшләү мөһим: 👉Ихласлык. 👉Доганы Аллаһка хәмед-сәнә вә пәйгамбәргә салават белән башлау, тәмамлаганда да шулай ук бетерү. 👉Җитдилек белән сорау, доганың кабуллыгына инану һәм ашыктырмау. 👉Күңел вә йөрәк белән бирелү. 👉Шатлыкта да кайгыда да дога белән ялвару. 👉Догада Аллаһтан башкага ялвармау. 👉Үзеңне, гаиләңне, балаларыңны һәм байлыгыңны, берсен дә ләгънәт кылмау. 👉Аллаһка ялварганда бик кычкырып та, бик эчтән дә дога кылмау, ә уртача ялвару. 👉Барча гөнаһларны тану һәм алар өчен гафу сорау, шулай ук Аллаһның рәхмәтен танып Аңа шөкер кылу. 👉Доганың сүзләрен ясалма рәвештә рифмага салмау. Сораганда хәерлене генә сорау. 👉Дога кылганда тыйнаклык, буйсынучанлык, өмет һәм курку белдерү. 👉Хаксыз алынган нәрсә булса, аны хуҗасына кайтару һәм тәүбә итү. 👉Доганы 3 тапкыр кабатлап әйтү. 👉Кыйблага таба юнәлү. 👉Дога кылганда кулларны күтәрү. ❗Таһәратле булу. ❗Дога кылучы изгелеккә өндәүче вә бозыклыктан тыючылардан булу. 👉Башка кеше өчен дога кылганда, иң әүвәле үзең өчен сорау. 👉Аллаһның күркәм исемнәрен вә камил сыйфатларын әйтеп сорау. ❗Гөнаһлардан саклану һәм сораучының ризыгы да, киеме дә хәләл юл белән кәсеп ителгән булу. 👉Гөнаһка вә туганлык җепләрен өзүгә китерә торганны сорамау. ❗Дога кабул була торган вакытлар һәм урыннар. 👉Кадер кичендә. 👉Төннең өченче өлешендә. 👉Азан белән камәт арасында. 👉Яңгыр яуганда. 👉Җиһәдтә һөҗүм вакытында. 👉Җомга көненең бер өлешендә. 👉Зәмзәм суы эчкәндә. 👉Сәҗдә вакытында. 👉Фарыз намазларыннан соң. 👉Тәшәһһүд ахырында. 👉Мөселман кардәшең гаиб (яныңда булмаган) вакытта аның өчен дога кылу. 👉Гарәфәт көнендә (хаҗда булучыга). 👉Рамазан аенда. 👉Золым кылынган вә җәберләнгән кешенең догасы. 👉Ата-ананың баласына карата догасы. 👉Мөсафир кешенең догасы. 👉Ураза тотучының догасы. 👉Авыз ачканда. ❗Гадел имамның догасы. ❗Изге баланың догасы. 👉Хаҗда беренче ике баганага таш аткач. 👉Кәгьбәтуллаһ эчендә, шулай ук хиҗер эчендә, чөнки ул Кәгьбәтуллаһның бер өлеше. 👉Сафа һәм Марва калкулыкларында. https://max.ru/channel_Rustam_hazrat

