«Гаилә» мәчете китапханәсендә «Дини китапханәләрне яңадан торгызу: перспективалар, кыен...
«Гаилә» мәчете китапханәсендә «Дини китапханәләрне яңадан торгызу: перспективалар, кыенлыклар һәм үсеш юллары» дип аталган түгәрәк өстәл узды. Чарада ТР Рәисенең Эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе Альберт Дирзизов, ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, Филология фәннәре докторы, Болгар ислам академиясенең Ислам мирасы үзәге җитәкчесе Алсу Хасавнех, Казан шәһәренең җәмәгать оешмалары белән үзара бәйләнеш бүлеге җитәкчесе урынбасары Гөлназ Мурадымова, ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма мирас үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре Нурия Гәрәева, РИУ китапханәсе мөдире Илмир хәзрәт Хисамов, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының уку процессын уку-методик яктан тәэмин итү секторы мөдире Ләйсән Гайфуллина, Совет районы буенча мәгариф бүлеге башлыгы урынбасары Гүзәлия Ибатуллина, «Хозур» нәшрият йорты директоры урынбасары Рәмис Фәтхуллин, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе китапханәчесе Лилия Минуллина катнашты. Түгәрәк өстәл башланыр алдыннан «Гаилә» мәчете мәдрәсәсе китапханәсе мөдире Наиля Гатауллина түгәрәк өстәл катнашучыларына мәдрәсә буенча экскурсия уздырды, китапханә эшчәнлеге белән таныштырды. Түгәрәк өстәлне мәчет имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Коръән белән ачып җибәрде һәм «Гаилә» мәчете оештырган әлеге чарага вакыт табып килгән катнашучыларга рәхмәт белдерде. ТР Рәисенең Эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе Альберт Дирзизов «Гаилә» мәчете эшчәнлегенә югары бәя бирде: «Шәһәрдәге гади бер мәчет тә шундый мөһим мәсьәләләрне күтәреп чыга алуы һәм шушындый файдалы проектлар эшләве күп нәрсә турында сөйли». Филология фәннәре докторы, Болгар ислам академиясенең Ислам мирасы үзәге җитәкчесе Алсу Хасавнехның чыгышы «Өммәтнең рухи хәтерен саклауда һәм арттыруда хәзерге ислам китапханәләренең һәм мирас үзәкләренең роле: Болгар ислам академиясе тәҗрибәсе» турында булды. Ул яшь буынны рухи мираска җәлеп итүдә заманча шартларны да – күчмә китапханә, интерактив чаралар, электрон китапханә булдыру, иҗади очрашулар, остаханәләрне дә актив кулланырга чакырды. ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла үзенең сәламләү сүзендә татар халкының гомер-гомергә китаплы булуын, мәгърифәткә омтылуын ассызыклады. «Гаилә» мәчете китапханәсенә дини мираска кагылышлы бер кочак китаплар бүләк итте. Совет районы буенча мәгариф бүлеге башлыгы урынбасары Гүзәлия Ибатуллина «Гаилә» мәчете алып барган эшчәнлеккә югары бәя бирде, шул исәптән мәктәпләр, балалар бакчалары мөдирләренә дә дәресләр оештырыла башлавына аерым игътибар юнәлтте. ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма мирас үзәгендә өлкән фәнни хезмәткәр Нурия Гәрәева «XX гасыр башы татар иҗтимагый китапханәләре» турында сөйләде. РИУ китапханәсе мөдире Илмир хәзрәт Хисамов Ислам мәгариф учреждениеләре китапханәләрен үстерүнең заманча бурычлары һәм перспективалары турында җиткерде. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының уку процессын уку-методик яктан тәэмин итү секторы мөдире Ләйсән Гайфуллина «Татарстан мәктәпләрендә китапханә системасы»на багышланган доклад укыды. Түгәрәк өстәлне йомгаклап, «Гаилә» мәчете китапханәсе мөдире Наилә Гатауллина «Дини китапханәләрне яңадан торгызу: перспективалар, кыенлыклар һәм үсеш юллары» темасына чыгыш ясады. Соңыннан барлык катнашучыларга да түгәрәк өстәл нәтиҗәләре буенча резолюция тәкъдим ителде һәм ведомстволарның җитәкчеләренә раслауга җибәрелде.