Әссәламү галәйкүм, хөрмәтле дустым!
Әссәламү галәйкүм, хөрмәтле дустым! Җомга көне мөбарәк булсын! https://mechet-gailya.ru/ Яраткан пәйгамбәребез, салләллаһу галәйһи вә сәлләм, бер хәдисендә болай дигән: "Бернинди нигезсез кешеләр турында яман уйлаудан сакланыгыз, чөнки начар уй – сүзләрнең иң ялганы. Кешеләрнең гаепләрен тикшермәгез, көнләшмәгез, ачуланышмагыз, бер-берегезне ташламагыз, Аллаһының коллары булган хәлдә бер-берегезгә кардәшләр булыгыз!" Аллаһы бүгенге көнне безнең өчен бәрәкәтле кылсын. Көнләшү, ачу, гайбәт бездән ерак булсын. Бер-беребезне яратып, кичереп яшик. Аллаһы безне Үз ризалыгына ирештерсен! https://max.ru/channel_Rustam_hazrat Олы хөрмәт һәм изге дога белән Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.