БУЫННАР АВЫРТКАННАН ХАЛЫК ЫСУЛЫ — 25 мая 2026 г. в 10:00:04.140
БУЫННАР АВЫРТКАННАН ХАЛЫК ЫСУЛЫ Ингредиентлар⬇️⬇️⬇️ ▪️бал; ▪️горчица ; ▪️вак тоз; ▪️су. Һәрберсе дә бер үк күләмдә алына (берәр калак). Бертөрле мазь формасына килгәнче,яхшылап барысын да болгатырга.Капкачлы савытта суыткычта 5-6 көннән дә артык сакламаска. Авырткан буыннарга шушы мазьне сөртеп,целлофан капчык белән каплап,өстеннән җылы шәл бәйләргә һәм 1-2 сәгать тотарга. Процедураны йокы алдыннан эшләргә киңәш ителә. ❗️Горчица тәнне "пешерергә" мөмкин. Врач белән киңәшләшергә онытмагыз.Кайбер буын чирләре вакытында буыннарны җылыту катгый тыела. Реакция калдырсагыз рәхмәтле булам ❤️, бу безгә язмаларның актуальлеген анализларга ярдәм итә.

