🍰Кызлар сорады да МЕДОВИК пешереп алдык) — 16 июля 2026 г. в 14:40:21.864
🍰Кызлар сорады да МЕДОВИК пешереп алдык) Бу тортны сез дә оста пешерәсездер. Төбе ябештерми торган кәстрүлдә эретергә (шикәр кристаллары эрегәнче): ✔️1 пачкага якын май ✔️1 стакан песок ✔️ 2 аш кашыгы бал Эрегәч, бераз уттан алып суытабыз (2-3 мин) һәм 3 йомырканы салып блендер бн болгатабыз, йомырка пешмәсен❗️ Кире утка кысып кына куябыз, 1-2 минуттан сода салабыз, масса күбекләнеп күперә башлауга сүндерәбез. Кайнар килеш он кушып камыр басабыз, онны күп салмагыз. Кулга ябышмаслык итеп, чамалап кына. Камыр суынгач тыгызлана. Камырны беразга суыткычка куеп торам, шул арада крем ясап алам. Крем рецепты комментарийларда. Медовик яратсагыз - ❤️

