ЮТӘЛДӘН ШУЛАЙ КОТЫЛДЫК — 30 июля 2026 г. в 05:00:11.634
ЮТӘЛДӘН ШУЛАЙ КОТЫЛДЫК *язылучыбыз уртаклашты "Бик күп еллар элек балалар чирләде, йөткереп. Әни шул вакыт Юлдаш газетасында чыккан бер рецепт җибәрде. Ярты стакан бал аласың. 1 уртача зурлыктагы лимонны( бөтен килеш) 5 мин тирәсе суда кайнатасың, шуның согын бал өстенә сыгасың. Аннан 3 аш кашыгы чиста медицинский глицерин саласың ( элек дару ясый торган аптекаларда була иде), яхшылап болгатып караңгы урынга каплап куясың. Көнгә 3 тапкыр 1 десертный кашык эчәргә. Температура булганда ярамый! Бик булышкан иде шул. Күп танышлар шушы сироп белән җиңде йөткерүне шул вакыт." Хатларыгыз өчен рәхмәт - ❤️

