❓ХӘТЕРНЕ НИЧЕК ЯХШЫРТЫРГА? - дип сорап яздылар. — 4 сентября 2026 г. в 16:30:52.974
❓ХӘТЕРНЕ НИЧЕК ЯХШЫРТЫРГА? - дип сорап яздылар. ✔️Кибеткә кергәч, калькулятор кулланмаска тырышыгыз. ХӘТЕРДӘН КУШУ-АЛУ – баш мие эшчәнлеген яхшырта. ✔️Һәрчак ЯҢАЛЫККА ОМТЫЛЫГЫЗ. Яңа маршрутны өйрәнергә мөмкин, яңа китап уку, чит тел өйрәнү, яңа рецепт буенча пешерү һ.б. ✔️Өйдә озаграк утырып, кеше арасына чыкмый торсаң да хәтер начарлана, игътибар иткәнегез бармы? Шуңа күрә каядыр бару, АРАЛАШУ файдага. ✔️ТАНЫШ БУЛМАГАН ҖИРЛӘРДӘ йөреп кайтыгыз. Баш мие эшчәнлеге яхшырыр. ТӨрле сәяхәтләр кешегә файдага. ✔️Гадәти, гади сорауларга да ГАДӘТИ БУЛМАГАН ҖАВАПЛАР кайтарырга тырышыгыз. Бу алым уйлау сәләтен яхшырта. ✔️Музыкаль инструментларда уйнау, рәсем ясау, каллиграфия кебек вак моториканы үстерүче ШӨГЫЛЬЛӘР хәтерне яхшырта һ.б. Атнагулова Г.И. Дәвамы комментарийларда. Сез дә фикерләрегезне өстәп языгыз, дуслар 🥰🙌 ❤️- хәтерем уртача, оныткалыйм 🔥- хәтерем шәп

