Кабак чорында цукаты рецептын искә төшерик әле 😍🎃🎃Елга бер куеп алабыз:
Кабак чорында цукаты рецептын искә төшерик әле 😍🎃🎃Елга бер куеп алабыз: -2 кг тирәсе кабакны шакмаклап турарга, -шуңа 1 стакан шикәр комы, -1 лимонны сыгып , согын салырга -бутарга һәм өч сәгатькә калдырырга. Кабак сок бүлеп чыгара. Шуннан газга куеп , кайнап чыкканнан соң тагын биш минут кайнатырга һәм сүндереп куярга . Кабаклар изелмәскә тиеш, кабакның катылыгына игътибар итәргә кирәк. Табага тезеп, 140-150 градуста, духовканың ишеген бераз ачып, 4 сәгать киптерергә. Тәмле булсын! 😋 ❤️- кабак үстердек 👍- кирәк булганда сатып алабыз
Канал в каталоге Максиметера
21 626 подписчиков · Еда и рецепты