Гарәп Әмирлекләрендәге медицина турында эзләндем әле :
Гарәп Әмирлекләрендәге медицина турында эзләндем әле : ✔️югары квалификацияле белгечләрне сайлап алалар (төрле илләрдән), ✔️үз гражданнарына медицина бушлай, ✔️ монда яшәүче чит ил кешеләре өчен түләүле һәм медицина страховкасы мәҗбүри. Страховкасыз йөргән өчен штраф салына диелгән ✔️Медицина буенча кабул итүләр кыйммәт : бер визит өчен Казандагы бер айлык керем кирәк. Чит илгә барганда авырый күрмик дип куркыта, чөнки бер рецепт язып бирү өчен (терапевт кабул итүе) Төркиядә 15.000 сораганнар иде, монда да шулайрактыр, бик кыйммәт сәламәтлек. Шуңа үзебез бн дарулар да алып килдек🙏 Кирәкләре чыкмасын инде 🤲
Канал в каталоге Максиметера
20 847 подписчиков · Еда и рецепты