ЯЛДА ВАКЫТТА ФОРС МАЖОРлар да булып алды🙈
ЯЛДА ВАКЫТТА ФОРС МАЖОРлар да булып алды🙈 *1 нче фотода апамның телефоны суга төшеп бара😅 Ул минем телефонга видеога төшерә иде мине) Шул төшергәндә көймә безнең якка авышты һәм телефон өстәл буйлап шуып төшеп бара икән 😳 Ааз гына калган иде, күреп өлгерде 🙏 *Беркөнне ашханәгә баргач Ралия юкка чыкты, булочки алырга дип киткән иде. Юк та юк. Эзлим табалмыйм. Ирем бүлмәдә калган иде, аптырап аңа язам, борчылудан йөрәкләр сикерә. Ралия бүлмәгә кайтты ди ул да шаккатып . Ралия шулай үзе генә кайтып китәргә уйлаган. 🙈 Ярый инде югалып калмаган, анда ерак иде һәм бик күп коридорлар, бүлмәләр, ишекләр аша үтәсе.😬 *3нче видеода карак кошны төшереп алган Талия 😂 Ярый инде исән -сау йөреп кайттык, чит җирдә куркыта шул) Үзебезнең якка кайткач күңелгә тыныч 🥰
Канал в каталоге Максиметера
20 813 подписчиков · Еда и рецепты