☀️🌳 Сабаның "Олимп" паркында "Татарстанда җәй" республика акциясе кысаларында "Яшел фи... — 16 июня 2026 г. в 10:00:01.865
☀️🌳 Сабаның "Олимп" паркында "Татарстанда җәй" республика акциясе кысаларында "Яшел фитнес" бушлай тренировкасы узды! 🌿 Республика җитәкчелеге инициативасы белән 1 июньдә башланган "Татарстанда җәй" проекты үз эшен дәвам итә. Максаты - төбәктә ял итүне популярлаштыру, эчке туризмны үстерү һәм җәмәгать киңлекләренең потенциалын мөмкин кадәр файдалану. 🌿 Тәҗрибәле тренер Диләрә Дмитриева ярдәме белән күңелле көй астында саф һавада күнегүләр комплексы башкарылды, флешмоб үткәрелде. Район халкы һәм кунаклары вакытларын сәламәтлек өчен файдалы үткәрде, энергия алды.

