🚜 🌾 Бөтенроссия профориентация атналыгы кысаларында «ОНИКС» мәгариф үзәгенең 8 сыйныф...
🚜 🌾 Бөтенроссия профориентация атналыгы кысаларында «ОНИКС» мәгариф үзәгенең 8 сыйныф укучылары «Сабагро» оешмасында булдылар. 🚜 🌾 Укучылар илнең авыл хуҗалыгын үстерүдә мөһим роль уйнаучы предприятие эшчәнлеге белән таныштылар. Һәм компаниянең эше өч төп юнәлештә оештырылуын белделәр: авыл хезмәтчәннәре өчен заманча машиналар һәм җайланмалар кую; авыл хуҗалыгы техникасына техник хезмәт күрсәтү һәм аларны ремонтлау; Хуҗалыкларны сыйфатлы запас частьләр белән тәэмин итү. 🚜 🌾 Укучылар авыл хуҗалыгы техникасын күреп кенә калмадылар, агропром яңалыклары белән дә таныштылар. Мондый очрашулар укучыларга авыл хуҗалыгында һөнәрнең ни дәрәҗәдә кызыклы, технологик һәм перспективалы булуын яхшырак аңларга ярдәм итә.