🌙 Бүген, кояш баю белән мөбарәк, бөек һәм изге мөхәррәм ае керә, димәк, Һиҗри исәп буе... — 15 июня 2026 г. в 14:00:06.154
🌙 Бүген, кояш баю белән мөбарәк, бөек һәм изге мөхәррәм ае керә, димәк, Һиҗри исәп буенча яңа 1448нче ел башлана. Айның исеме «хәрәм» сүзеннән чыккан. Ә хәрәм айларда сугышлар алып бару, фетнәләр һәм дошманлашу тыела. Мөселманнар башкача бу айны Аллаһның ае дип тә йөртәләр. Шул рәвешле, календарь исәбен хәрәм айдан башлап җибәреп, Раббыбыз безгә үткән 12 айда алып барган тормышыбызга нәтиҗә ясарга, кылган гамәлләребез турында уйланырга һәм яңа елга дөрес, изге ниятләр белән керергә чакыра. Изге мөхәррәмнең тагын бер фазыйләте бар, ул — әлеге айның 10нчы көнендә билгеләп үтелүче Гашурә көне. Соңгы пәйгамбәребез — Аллаһның Рәсүле Мөхәммәд үзе дә бу көнне һәм алдагы яки киләсе көнне ураза тоткан. Шулай итеп, мөселманнар Гашурә көнен Аллаһның пәйгамбәрләрен искә алу көне буларак, ике көн ураза тотып билгеләп үтә башлаганнар. Ышанычлы хәдистә әйтелгәнчә, Аллаһның сөекле Рәсүле Мөхәммәд болай дигән: «Рамазаннан соң иң яхшы ураза — Аллаһның ае әл-Мөхәррәмдә тотылган ураза». Башка бер хәдистә килгәнчә, Гашурә көнендә тотылган ураза өчен узган елның гөнаһлары гафу ителә, ә Гашурә көнендә (һичьюгы бер ярма бөртеге кадәр генә булса да) сәдака бирүчегә Аллаһы Тәгалә Өһед тавы кадәр савап бирер. Раббыбыз һәр гаиләгә бәрәкәтләр, безнең ихлас ниятләребезне тормышка ашыру өчен Үзенең хәер-фатыйхасын, илебезгә һәм җөмһүриятебезгә тынычлык, иминлек һәм бар мөселман өммәтенә игелекләр бирүен сорап догалар кылам. Аллаһы Тәгалә безгә киләсе елда хак юлдан тайпылмыйча, Раббыбызның әманәтләрен һәм тәкъвалыгыбызны сакларга насыйп итсә иде. Әмин! 🤲

