⭐ 1941 елның 22 июне — Россия тарихында иң кайгылы көннәрнең берсе — Хәтер һәм кайгы кө... — 23 июня 2026 г. в 06:00:06.477
⭐ 1941 елның 22 июне — Россия тарихында иң кайгылы көннәрнең берсе — Хәтер һәм кайгы көне — Бөек Ватан сугышы башланган көн. Әлеге вакыйгага Шәмәрдән авыл китапханәсе, балалар китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре «Салават күпере» мәктәп яны лагере балалары өчен «Хәтер безне 41 нче елга чакыра» дип аталган патриотик квест оештырды. ⭐ Катнашучылар төрле сынаулар уздылар, аларның һәрберсе уен формасында илебез тарихының мөһим битләре белән таныштыру өчен уйланылган иде. ⭐ Һәр станциядә балаларны яңа биремнәр көтте. Балалар командада эшләргә өйрәнделәр, зирәклек һәм җитезлек күрсәттеләр, ә иң мөһиме — геройларны искә төшерделәр. ⭐ Мондый чаралар патриотизм, тарихка һәм ата-бабаларыбыз хәтеренә хөрмәт тәрбияләүдә мөһим роль уйный. Чара азагында барлык катнашучылар да Бөек Ватан сугышы истәлегенә «Хәтер шәме», «Бер минут тынлык» патриотик акцияләренә кушылды.

